Бүген Ютазы районы Оренбург өлкәсенең Пономаревка авылында өлкә Сабантуенда катнашты. Биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәртәбәле кунак булды.

2025 елның 7 июне, шимбә

Мәйданчыкка килүгә Рөстәм Миңнеханов Оренбург губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Евгений Солнцев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Василий Шәйхразиев һәм төбәк татар автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов белән бергә Оренбург өлкәсенең күргәзмә мәйданчыгын һәм Ютазы районыныңтатар ишегалдын карап чыкты. Һөнәрчеләр татар авылларының яшәү рәвешен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтеп, үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.


 

Сабантуй программасына халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, спорт ярышлары, традицион конкурслар, ат чабышлары, «Аударыш», көрәш турниры һәм Татарстан, Ютазы районы һәм Оренбург өлкәсе коллективлары катнашында концерт программасы кертелде.


 

Ачылышта Рөстәм Миңнеханов: "Татарстанга өлкә Сабантуенда катнашу мәртәбәсе бирелде. Бу сабан бәйрәме язгы кыр эшләреннән соң Россиянең 62 төбәгендә һәм 38 илдә уза. Ул милләтенә яки диненә карамастан, кешеләрне берләштерә. Барыгызга да күңелле бәйрәм телим!»


 

 


 

https://vk.com/yazshafigullin

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International