Бүген унүзәк торак пунктта чәчү эшләренең тәмамлануын бәйрәм иттеләр - моңлы җырлар, дәртле уеннар һәм кабатланмас колорит белән тулы Сабантуй.
Сабантуй - буыннарны берләштерүче һәм халык традицияләренең матурлыгына дан җырлаучы бәйрәм.
Беренче тукталыш Димтамак авылы булды, анда Сабантуй безне кунакчыллык белән каршы алды. Мәчет янындагы аланда халык күңел ачулары оештырылды: музыка яңгырады, балалар уеннарда һәм бәйгеләрдә катнаштылар, ә өлкәннәр, гомуми бәйрәм атмосферасыннан ләззәтләнеп, барысын да рәхәтләнеп күзәттеләр. Иң яхшы көрәшчеләрне төп бүләкләр — бәйләнгән тәкәләр көтте. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин исеменнән авыл халкын һәм кунакларны ярдәмчесе Руслан Нигъмәтуллин котлады, авыл халкына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Фәнис Билаловка җирлек тормышында актив катнашулары өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Биредә без традицион татар биюләрен күрдек, буыннан-буынга тапшырыла торган халык җырларын ишеттек һәм мавыктыргыч спорт ярышларының шаһиты булдык.