Соңгы вакытта челтәрдә балалар куркыныч уеннарда катнашу аркасында машина астына эләгә дигән имеш-мимешләр тарала. Әмма Татарстан Дәүләт автоинспекциясе рәсми рәвештә белдерә: бу - миф!
«Куркыныч уеннар» һәм балалар белән юл-транспорт һәлакәте турындагы миф таратылган!
Балалар катнашындагы барлык юл-транспорт һәлакәтләрен тикшерү «Куркыныч уеннар» белән бернинди бәйләнеш булмавын күрсәтте. Паникага бирелү урынына, әйдәгез, балаларыбызның реаль куркынычсызлыгына игътибарны юнәлтик!
Нәрсә чыннан да мөһим:
Балалар белән сөйләшү: аларга даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерегез.
Шәхси мисал: юл йөрү кагыйдәләрен үзегез һәрвакыт үтәгез - балалар бездән кабатлый!
Тикшерелгән мәгълүмат: кирәкмәгән куркулардан саклану өчен рәсми чыганакларга гына ышаныгыз.
Ялган хәбәрләргә безнең Ютазы районында паника таратырга ирек бирмәгез! Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!
Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны балалар белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрергә һәм аларның үтәлешен шәхси үрнәк белән күрсәтергә чакыра.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/gibdd-inform/uvazaemye-roditeli-budte-bditelny