Сабантуй - бердәмлек һәм дуслык бәйрәме

2025 елның 8 июне, якшәмбе

Сабантуй - барлык катнашучыларга онытылмаслык тәэсирләр һәм бәхетле мизгелләр бүләк итә торган матур һәм шатлыклы бәйрәм ул.


 

Димтамак авылында бу милли татар бәйрәме авылга кергәндә - мәчет янында узды. Авыл халкы һәм кунаклар спорт һәм мәдәни чараларда актив катнаштылар.


 

Бәйрәм программасына төрле күңелле һәм мавыктыргыч ярышлар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, көянтә һәм чиләкләр белән йөгерү, шулай ук башка халык уеннары кертелгән иде. Ярышларда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты, һәрбер катнашучы истәлекле бүләк алды.


 

Бу чаралар Сабантуйны тагын да күңеллерәк һәм истә калырлык итте, аның бердәмлек, шатлык һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту бәйрәме буларак әһәмиятен ассызыклады.


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/sabantui-prazdnik-edinstva-i-druzby

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International