Россия көне - ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме. Бу көн алдыннан китапханә хезмәткәрләре «Инвалидлар җәмгыяте» оешмасы әгъзалары өчен «Минем Россиям, минем илем» дигән танып белү сәгате үткәрделәр.
Гөлшат Ризванова бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Россия — уникаль территориясе, теле һәм кануннары булган бәйсез дәүләт. Шулай ук ул Россиянең дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимнның әһәмиятен аңлатты, аларга карата ихтирамлы мөнәсәбәтнең мөһимлеген ассызыклады.
Уен программасында катнашучылар Россиянең бөтен дөньяга билгеле булган рәсми булмаган символлары - каен, матрешка, аю һәм балалайка турында фикер алыштылар. Алар мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларны чиштеләр һәм конкурсларда катнаштылар. Чара ахырында һәркем россия триколоры төсләрендә тасма алды.