Иске Урыссу авылы мәчете каршында балалар өчен көндезге лагерь эшли

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Кызлар өчен атналык лагерьда 28 бала үз вакытларын файда белән үткәрде. Программа спорт, мәдәни-массакүләм, иҗади чараларга, экскурсияләргә бай. Остазлар ислам нигезләренә өйрәтеп кенә калмыйлар, балаларда патриотик хисләр, бердәмлек, дуслык, үзара ярдәмләшү тәрбияләргә тырышалар.

Лагерьда ял итүдән тыш, балалар ислам дине нигезләрен өйрәнәләр, гарәп әлифбасын өйрәнәләр, мөселман этикасы белән танышалар һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын өйрәнәләр. Кызлар туганнарына, күршеләренә һәм өлкәннәргә дөрес карарга өйрәнәләр, - диде укытучы Роза ханым.

Тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп йөрүләрен, аларга яңа белемнәре дә, дуслары белән аралашулары да кызыклы булуын сөйләделәр.

Мәктәп яны лагерьларының һәм мөселман лагерьларының төп аермасы - дин нигезләрен өйрәнүдә, үз халкының күп гасырлык тарихына, ата-бабаларыбыз мәдәниятенә тартуда. Бу лагерьның максаты - балаларга ял итәргә, аларны рухи яктан туендырырга мөмкинлек бирү.


 

Ютазы районының террорчылыкка каршы комиссия секретаре Мөхәммәтҗанова А.Ф. Иске Урыссу авылы мәчете каршындагы мөселман лагеренда булды. Мондый чаралар экстремизм һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау һәм аңа каршы тору максатларында үткәрелә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International