Юл йөрү кагыйдәләре — уйнап өйрәнәбез!

2025 елның 14 июне, шимбә

Урыссу бистәсенең 4нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен һәрвакыт актуаль булган юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чара узды.


 

Балаларның юлдагы куркынычсызлыгы - тормышның үзе таләп иткән зарурлык бит.


 

Балаларыбыз өчен урамнарны һәм юлларны ничек куркынычсыз итәргә? Әлбәттә, аларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк! Ләкин коры лекцияләр һәм үгет-нәсыйхәтләр - бик үк яхшы ысул түгел. Балалар мөһим белемнәрне уен аша: юл әкиятләре, күңелле викториналар, хәрәкәтчән эстафеталар һәм тематик конкурслар аша тизрәк үзләштерәләр.


 

Мондый интерактив форматлар юл йөрү кагыйдәләрен истә калдырырга гына ярдәм итми, ә кайда һәм ничек куркынычсыз уйнарга мөмкин булуын да күрсәтә.


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/gibdd-inform/pdd-igraia-ucimsia-bezopasnosti

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International