Районда социаль программаларны гамәлгә ашыру эшләре активлаша
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен өстенлекле мәсьәләләрнең берсе - йортларның фасадларын җылыту. Бүгенге көндә районда КФЙны капиталь ремонтлауга керештеләр. Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматларына караганда, Урыссу урамындагы 17, 19 һәм 72 нче йортларда, М.Җәлил урамындагы 6а нчы йортта, Пушкин урамындагы 99 һәм 109 нчы йортларда һәм Мияссаров урамындагы 48 нче йортларда йортларның фасадларын җылытырга кирәк. Барлыгы Урыссу бистәсендәге җиде күпфатирлы йорт җылытылырга тиеш. Урыссу урамындагы 24 нче йортта инженерлык челтәрен – салкын су белән тәэмин итү, су агызу, электр белән тәэмин итү системаларын алыштыру планлаштырылган. Объектларны файдалануга тапшыру бу елның 15 сентябренә планлаштырыла.
- Моннан тыш, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Александр Захаров, - районда юл эшләре һәм транспорт инфраструктурасын үстерүгә бәйле башка социаль программаларны да гамәлгә ашырырга кирәк. Болар - тротуарлар төзү, асфальт салу, юлларны вак таш-ком катнашмасы белән каплау. Хәзерге вакытта сату-алу бара, подряд оешмалары билгеләнә. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ) линиясе буенча да стандарт ремонт һәм төзелеш эшләре каралган. Яңа теннис манежы төзелеше төгәлләнде. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча федераль программа кысаларында чистарту корылмалары төзү эшләре алып барыла. Билгеле булганча, бу мәсьәлә район өчен күп еллар дәвамында көнүзәк мәсьәлә булып калды. Зур күләмле, җитди финанс кертемнәре таләп итә торган эшләр. 2025 елга 100 млн сум бүлеп бирелгән. Ә объектны төзү 500 миллионнан да ким булмаган күләмдә үзләштерүне таләп итә. Шулай булгач, эшләр этаплап алып барылачак - якындагы ике-өч ел дәвамында. ГИСУ линиясе буенча программага шулай ук район мәдәният йортына, Урыссу балалар сәнгать мәктәбенә, Урыссу 2нче һәм Ютазы мәктәпләренә капиталь ремонт ясау, мәшгульлек үзәгенә агымдагы ремонт ясау, кымыз дәваханәсе бистәсендәге кымыз-тауны төзекләндерүнең беренче этабы, Иске Каразиректә яңа авыл советы төзү кертелгән. Бүгенге көндә кайбер объектлар файдалануга тапшырылган. Башкалары буенча да вакытында сыешырга тиешләр.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/infrastruktura/pristupili-k-utepleniiu-fasadov-mkd