Татарстанда суд табигатьне саклау прокуратурасы таләпләрен хуплады һәм су фонды җирләрен законсыз биләүдән һәм гомуми файдаланудан читләштерде

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су законнарының үтәлешен тикшерде.


 

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Матюшино торак пунктында гражданинның милек хокукындагы җир кишәрлеге составына гомуми мәйданы 958 кв. м булган Куйбышев сусаклагычы (Идел елгасы) акваториясе һәм яр буе полосасы законсыз кертелгәнлеге билгеләнде.


 

Су фонды һәм яр буе җирләрен дәүләт милкенә кайтару максатында табигатьне саклау прокуроры җир кишәрлегенең бер өлешенә милек хокукын юк дип тану турында судка мөрәҗәгать иткән.


 

Татарстан Республикасы Лаеш район суды прокурор таләпләрен канәгатьләндерде. Суд карары җир кишәрлегенең бер өлешенә милек хокукын туктату һәм ЕГРНга үзгәрешләр кертү өчен нигез булып тора.


 

Закон бозуларны бетерү прокуратура контролендә тора.


 

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы


 


 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International