Урыссуның 1нче мәктәбе каршындагы җәйге лагерьда янгын куркынычсызлыгына багышланган танып-белү чарасы узды.
Бөгелмә шәһәренең Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте белгечләре балалар өчен заманча технологияләр кулланып интерактив дәрес оештырды. Чара «Танып белү куркынычсызлыгы» гранты кысаларында узды.
Балалар зур кызыксыну белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнделәр һәм планшетларда биремнәрне үтәгәндә янгыннарны сүндерү ысуллары белән таныштылар. Дәрес файдалы гына түгел, мавыктыргыч та булып чыкты.
Балалар актив катнаштылар һәм үткәргән вакытларына сокланып калдылар. ВДПО вәкилләренә шундый кызыклы һәм танып белү дәресләре өчен рәхмәт белдерәбез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/gibdd-inform/uvlekatelnoe-zaniatie-po-pozarnoi-bezopasnosti