Бүген 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлану көне

2025 елның 22 июне, якшәмбе

22 июнь — тарихта фаҗигале дата, Бөек Ватан сугышы башлануны билгеләүче Хәтер һәм кайгы көне.

1941 елның нәкъ менә шушы көнендә дәүләтебез елъязмасында иң аяусыз һәм җимергеч сугыш башланды, ул 1939-1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышының төп өлешенә әверелде. Бу көнне без Ватанның бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән 27 миллион ватандашыбызны искә алабыз.


 

Бүген, 22 июньдә, Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә Бөтен Россия территориясендә бер үк вакытта бер минутлык тынлык үткәрелә.


 

Бер минутка:


 

теле - һәм радиопрограммаларны, кабельле телевидениене трансляцияләү туктатыла;


 

сәүдә комплекслары кассаларында сатып алучыларга хезмәт күрсәтү туктатыла;


 

җәмәгать транспорты хәрәкәте туктый;


 

шәхси автомобильләр туктый;


 

бу мөмкин булган производстволарда да эш процессы туктатыла.


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/data-v-kalendare/segodnia-22-iiunia-den-pamiati-i-skorbi-nacalo-velikoi-otecestvennoi-voiny-1941-1945-gg

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International