Ютазы муниципаль районында "Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында "Аҗаган" хәрби-патриотик чара узды

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Бәйрәкәтамак авыл мәдәният йорты яшь буында Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә, традицияләргә хөрмәт тәрбияләүгә һәм команда рухын үстерүгә юнәлдерелгән «Аҗаган» исемле күңелле һәм истә калырлык хәрби-патриотик чара оештырды.


 

Бу көнне катнашучылар чын маҗаралар атмосферасына чумдылар, төрле биремнәрне үтәделәр. Һәр сынау балалардан физик әзерлек кенә түгел, ә зирәклек, үзара ярдәмләшү һәм командада көйле эш таләп итте.


 

Яңгырлы көн булуга карамастан, һәркемнең кәефе күтәренке. Балалар зур энтузиазм белән конкурсларда катнаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм һәр уңышка шатландылар.


 

«Аҗаган» җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр һәм киләчәктә кирәк булачак яңа күнекмәләр алды.


 

Бу чара мавыктыргыч маҗара гына түгел, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә, командалык рухын ныгытуда һәм актив тормыш позициясен формалаштыруда мөһим адым булды.


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/voenno-patrioticeskoe-meropriiatie-zarnica


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International