Җәй - дуслар белән очрашулар, яңа ачышлар һәм якты хисләр вакыты. Ул елмаю һәм яхшы кәеф бүләк итә. Аны саф һавада үткәрү бигрәк тә күңелле. Табигатьтәге чаралар - ял белән файданы бергә кушуның менә дигән ысулы.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Яңарыш» клубы әгъзаларын «Гаилә» паркына җәйге чарага чакырды. Гөлшат Ризванова җәйнең һәр ае һәм җәйге билгеләр турында сөйләде. Катнашучыларны җәйге тәэсирләр, китаплар һәм ял белән бәйле төрле активлыклар көтте. Алар иҗади биремнәрне үтәделәр һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Мавыктыргыч бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашып, барысы да уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алдылар.
Очрашу азагында һәр катнашучы җәйгә шаярту фаразын алды, ул барысына да яхшы кәеф өстәде.