Үсеп килүче буында үз илебез өчен горурлык хисе, аның тарихына һәм мәдәни традицияләренә хөрмәт уятуга ярдәм итә торган «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Атлант» клубы каршындагы көндезге лагерьда 22 июньгә — Хәтер һәм кайгы көненә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек кысаларында патриотик чара узды.
Лагерьда Ютазы районы ветераннар советы әгъзасы Гарифуллина Татьяна Ринатовна да кунакта булды. Ул балаларга 1941 елның 22 июнендәге фаҗигале вакыйгалар — Бөек Ватан сугышы башланган көн турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар, фикер алышуда актив катнаштылар, тематик викторина сорауларына җавап бирделәр, шулай ук сугышның беренче көннәре турында таныштыру презентациясен карадылар.
"Шәм кабыз" акциясе кысаларында балалар ата-аналары белән бергә Хәтер скверында һәлак булган геройларны искә алу өчен истәлекле шәмнәр алдылар.
Чарада актив катнашкан балалар канцелярия кирәк-яраклары алуга сертификатлар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр. Чара барлык катнашучылар тарафыннан тынычлыкка һәм яхшылыкка омтылуны символлаштырган танылган «Солнечный круг» җырын башкару белән тәмамланды.
Балалар шулай ук «Кояш — игелек һәм тынычлык символы» дип аталган коллектив иҗади эш башкардылар, рәсемнәр аша сугышсыз дөньяга мөнәсәбәтләрен һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Чара патриотик тәрбиянең мөһим өлешенә әверелде һәм яшь катнашучыларның йөрәкләрендә тирән эз калдырды.