Димтамак җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертелде

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

IV чакырылыш Ютазы район Советының чираттан тыш утырышында депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр.


 

Утырыш район башлыгы Аяз Шәфигуллин рәислегендә узды. Исегезгә төшерәбез, район Советы утырышына чыгарыла торган мәсьәләләр депутатлар башта ук даими комиссияләр утырышында карала һәм тикшерелә. Шуңа күрә барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде. Әйтик, Димтамак авыл җирлегенең генераль планына Яссытугай авылы чикләрен киңәйтүгә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертелде. Бу мәсьәлә белән архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Гөлнур Латыйпова таныштырды. Кабул ителгән карар нәтиҗәсендә 13 гектар мәйданлы җирләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән (ташландык бакчалар) шәхси төзелеш өчен торак пункт җирләренә күчерелде. Шулай ук Алабакүл, Тарлау һәм Яссытугай торак пунктлары янындагы зиратларны арттыру планлаштырыла. Бу гамәлдәге зиратларны тутыруга бәйле.


 

- Транспорт инфраструктурасын үстерү өчен, - дип билгеләп үтте Латыйпова, - юл буе сервисы объектларын Димтамак авыл җирлегенең көньяк өлешендә – «Урал» М5 автомобиль юлы буенда урнаштыру планлаштырыла.


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sessiia/v-genplan-dym-tamakskogo-poseleniia-vneseny-izmeneniia


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International