Димтамак авылы халкы безнең яклаучыларыбызга ярдәм итү өчен фидакарьлек күрсәтүен дәвам итә.
Инде берничә ай пенсионерлар, яшьләр һәм эшләүче авыл кешеләре СВОда катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрү өчен көчләрен берләштерәләр. Эш ике сменада оештырылган, һәм һәркем үз өлешен кертә, уртак эшкә көч кенә түгел, җанның бер өлешен дә кертә.
Ярдәм итәргә вакыт һәм мөмкинлек тапкан һәркемгә рәхмәт! Сезнең игелегегез һәм хезмәтегез — Ватаныбызны саклаучылар өчен бәяләп бетергесез ярдәм.
Без бергә - җиңелмәс көч!