Биектау районында Республика осеменаторлар конкурсы узды, ул бирегә үз эшенең осталары – алдынгы мастерларны җыйды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров һәм «Элита» предприятиесе генераль директоры Фәннур Зарипов катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Конкурста алдынгы белгечләр – район ярышларында җиңүчеләр катнашты. Комиссия теоретик белемнәрне генә тикшереп калмады, гамәли күнекмәләр һәм сәнәгать нәтиҗәләре дә кызыксындырды аларны. Баксаң, лаеклы катнашучылар арасында Ютазы районы Бәйрәкә авылыннан Фәүзия Баязитова да булган икән. Ул "Ветеран" бүлегендә лаеклы җиңү яулаган. Бәйгедән кайткач, без аның белән очраштык.
Бәйрәкә авылы... Биредә ул-кызларына кече ватанына тугрылык, аны чәчкә аттыру өчен хезмәт итү теләге бүләк иткән туфрак та үзенчәлекле сыман. Бүген язмыш безне тормышы моның чагу мисалы булган гаҗәеп ханым белән очраштырды.
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, республика осеменаторлар конкурсында сигез тапкыр катнашкан һәм быел "АгроМир" җәмгыятеннән "Ветеран" бүлегендә җиңү яулаган Фәүзия Мөдәрис кызы Баязитова – легендага тиң кеше. Язмабыз каһарманы 1960 елның 5 июлендә Бәйрәкәдә Бөек Ватан сугышы яугире Мөдәрис Сәгыйтовның ишле тату гаиләсендә туган. Әнисе – савучы, әтисе сөт җыючы булган. Хезмәт сөючәнлек балачактан Фәүзиянең канына сеңгән, чөнки әтисе 70 яшькә кадәр эштән туктамаган. Үзе исә җиде яшьтән әнисенә сыер саварга булышкан. Җиде бала үскән гаиләдә һәркайсының үз бурычы булган. Фәүзия фермада мәш килсә, туганы Асия йортны җыештырган, мич яккан, ир туганнары исә утын әзерләгән, мал караган, самавыр куйган. Ул чорда балалар эш белеп үскән, һәм беркем дә зарланмаган. Моннан тыш, мәктәптә хезмәт дәресләрендә кызларсыер саварга өйрәнгән, малайлар тракторны үзләштергән. Мәктәпне тәмамлаганда өлгергәнлек аттестаты белән бергә тракторчы таныклыгы да алган алар. "Хезмәт дәресләрен Геннадий Михайлов алып барды, кызлар саву аппаратын үзләштерсен, аны сүтеп-кора белсен өчен бөтен күңелен салды ул. Мәктәптә бәйгеләр оештырылды, мин анда аппарат белән сыер савуда 1нче урын алдым һәм Балтач районына республика бәйгесенә бардым", - дип искә ала авыл хуҗалыгы тармагы ветераны. Аны аш-су җыелмасы белән бүләклиләр, бу бүләк аның өчен гомерендә иң кадерлесе була, шуңа күрә аны бүген дә хәтерли һәм зур горурлык белән искә ала. Ул чорда саву аппараты яңа гына өйрәнелә башлый, аңа кадәр 16-18 баш сыерны кул белән савалар.
Кечкенәдән гел эш белән мәшгуль булгансыз, бер генә дә уйныйсыгыз килми идемени? – дип сорыйм кызыксынып. Кич көне эштән кайткач уйный идек. Һәр гаиләдә уртача 56 бала иде. Кыш көне окоплар казыдык, сугышлы, качышлы уйнадык. Җәйләрен исә футбол, лапталы уйный идек. Ул вакытта телевизорлар, телефоннар юк иде, без үзебез уеннар уйлап таптык. Күрше Сабит абыйда гына телевизор бар иде, нәрсә дә булса карар өчен кайчак аңа керә идек. Балачагадан туеп киткәндер инде күрәсең, телевизорның артын тотып карап: "Ооо, балалар, бик кызган бит әле бу, барыгыз, бераздан тагын керерсез!” – дип чыгарып җибәрә иде. Ферма һәм өйдә эшләүдән тыш, балалар әтиәнисенә утауда да ярдәмләшә. Һәр гаиләгә бер гектар чөгендер бүлеп бирәләр, бер генә бала да карулашып тормый иде.
Берәү дә тискәреләшми идеме? – дип сорыйм, бүген бер гектар чөгендер утарга кушсалар, нәрсә булачагын күз алдына китереп.
Без җитәкчене хөрмәт итә һәм тыңлый идек. Сирень Әхәт улы әйткән икән, димәк, шулай кирәк! Ул эшне оештыра һәм бүләкли дә белә иде. Төп эшебездән кала, сарыкчылык фермасында сарык йоны да алдык. Һәм һәрвакыт балалар ярдәм итте, алардан башка бер эш тә бармый иде. Өч улым да һәрвакыт эшләп үсте.
Әлбәттә, гаилә әгъзалары ярдәм итмәсә, ирем аңламаса, мондый уңышларга ирешеп булмас иде, - ди ул. Ирем хуҗалыкта шофер булды, хәзер лаеклы ялда. Һәрвакыт хуҗалыкта ярдәм итте. Һәм, әлбәттә, иң зур ярдәмчеләрем – балаларым булды.
Бәйрәкәдә терлекчелек комплексы – тәҗрибә мәйданчыгы кебек, анда күрше хуҗалыклардан тәҗрибә уртаклашырга, өйрәнергә киләләр. Кәрәкәшледән Гөлшат, Ютазыдан Наҗия – алар барысы да Фәүзия Мөдәрис кызыннан эш нечкәлекләренә төшенгән һәм хәзер уңышлы хезмәт сала. Өйдә чәчәкләр үстерә, бакча карый. Элек авыллар буйлап концерт куеп йөргәннәрен искә алды ул. Фәүзия Мөдәрис кызы бик матур һәм моңлы җырлый, тавышы челтерәп аккан чишмә кебек. Аеруча озын татар халык көйләренә мөкиббән ул. Татар сәхнәсе артистлары Хәмдүнә Тимергалиева белән Хәния Фәрхи иҗатына гашыйк. Алар бакыйлыкка күчкәч, бик кайгырган. Алар белән татар моңы да күмелгән сыман булган.
Улларым эшләмәскә, ял итәргә куша. Үзем дә аңлыйм, әмма лаеклы ялга тыныч күңел белән китәр өчен үзем урынына калдырырдай лаек кеше кирәк. Аны өйрәтеп китәсем килә. Кайчандыр бу эшне миңа ышанып тапшырдылар, минем дә теләгем матур итеп китү.
Һәм ул яраткан җырын җырлап җибәрде. “Чәчкәләрнең нигә кирәге бар, бүләк итәр кешең булмаса...” Мәхәббәт турында җыр. Тыштан да, эчтән дә матур бу ханым тормыш һәм хезмәт кадерен белә. Сөйкемле, игелекле, ягымлы – чып-чын татар хатыны! Аның бүген бердәнбер теләге – тизрәк сугыш бетеп, тынычлык урнашсын, уртанчы улы Флорит исән-имин өйгә әйләнеп кайтсын. Ул аның һәрвакыт уң кулы иде.