Ютазы муниципаль районында "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты" Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы тәмамланды

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Мәшгульлек хезмәте оештырган «Кадрлар» милли проекты кысаларында Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узды. Әлеге чара эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр өчен очрашу мәйданчыгы буларак үзенең нәтиҗәлелеген тагын бер кат раслый.

 

Ярминкәдә 31 кеше катнашты, ә 3 предприятие 24 вакансия тәкъдим итте, шуларның 11е «Электросоединитель» АҖ әйдәп баручы предприятиесенә карый. Килүчеләр һөнәри юнәлеш, карьера үсеше буенча консультацияләр алдылар, шулай ук резюме төзү һәм эш бирүчеләр белән әңгәмәләр узу буенча тренингларда катнаштылар.

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чарада катнашучыларның күбесе югары сыйныф укучылары һәм көллият студентлары иде. Алар өчен һөнәри юнәлеш һәм вакытлыча эшкә урнашу буенча кадрлар консультантлары эшләде, ә «Электросоединитель» АҖ кадрлар хезмәте белгече стажировкалар һәм укуга максатчан килешүләр тәкъдим итте.

 

Эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралашу лаеклы хезмәт хакы һәм алга таба үсеш мөмкинлекләре булган эшне тизрәк табарга ярдәм итә.

 

Ярминкәдә катнашучыларның барысы да уңай хисләр һәм яхшы кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International