Татарстан Республикасы мәктәп укучылары һәм студентлары арасында «Заступник» түләүсез мобиль кушымтасы турында видеороликлар республика конкурсында катнашучыларны әзерләүдә ярдәм иткәне өчен Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил рәхмәтен район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айгөл Мөхәммәтҗановага тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Әлмәт филиалы эпидемиология бүлегенең профилактик дезинфекция Төркеме медицина дезинфекторы Шакирова Фәйрүзә бүләкләнде.