Ютазы авылында мәхәббәтләре вакыт сынауларын узган Фәүзия һәм Әбүзәр Нәдыршиннарның гаҗәеп гаиләсе яши.
Бу көннәрдә алар гәүһәр туйларын билгеләде. Юбилярларны шушы күренекле вакыйга уңаеннан Ютазы районы ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова һәм Ютазы авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина котлады. Алар бәхетле парларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.
– Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм шәхсән үземнең исемнән сезне шушы зур вакыйга белән котлыйм, сезгә озын гомер, бер-берегезгә карата түземлелек һәм җылылк телим, якыннарыгызны, балалар һәм оныкларыгызны шатландырып яшәгез. Ныклык-сәламәтлек, бәхет сезгә, - дип билгеләде Гүзәлия Фәхертдинова.
Юбилярлар тарихы – уртак тормыш елъязмасы гына түгел, тугрылык, аңлашып яшәү, иң кырыс көннәрдә дә җылыткан күңел нуры чагылышы ул.
Әбүзәр Гаделша улы Яссы Тугайда, Фәүзия Абдулла кызы Иске Урыссуда туган, әмма язмыш аларны Октябрьский шәһәрендә очраштырган. Тарихның бу битенә дә күз салыйк. Армиядә хезмәт иткәннән соң яшь егет телемастер булып урнаша. Бервакыт аннан туганы күрше тулай торакта яшәүче кызның радиоприемнигын төзәтеп бирүен үтенә. Фәүзия белән Әбүзәр шулай таныша, һәм бу беренче очрашу гомерлеккә әверелә.
Иске радиоалгычның гетероген генераторы сафтан чыккан була. Оста куллы Әбүзәр җәһәт кенә төзәтеп бирә аны. Радио бүлмәне моңга тутыра, яшьләрнең йөрәге исә бер-берсенә тартыла. Чәй өстәле артында сөйләшеп утырганда аларның бер үк районнан булуы ачыклана. Шулай башлана аларның матур мәхәббәт тарихы.
Тиздән Әбүзәр Фәүзиягә тәкъдим ясый. 1965 елда алар гаилә кора. Яшьләрнең тормышы вакыйгаларга бай була. Әбүзәр Алабуга милиция мәктәбенә кыска вакытлы курсларга укырга керә, Алабакүлдә милициянең участок вәкиле булып эшли. Ике ел эшләгәннән соң Воркутага шахтер булып эшкә китә. Фатирлы булгач, хатыны һәм беренче уллары Ирекне кайтып ала. Биредә игезәкләр Илнур белән Нурия туа. Кайда гына яшәмәсеннәр, мәхәббәтләре сүнми-сүрелми аларның. Бер-берсенә терәк булып гомер итәләр.
Тормыш үз агымына дәвам итә, тик Нәдыршиннарны туган туфрак үзенә тарта. 1984 елда алар Ютазыга кайта һәм йорт төзи, хуҗалык кора. Озын гомерле, бәхетле никах сере турындагы сорауга Фәүзия: “Әбүзәр һәрвакыт теләсә нинди хәлдән чыгу юлын таба белде, телгә оста, кулы эш белә аның”, - дип җавап бирде. “60 ел сизелми дә үтте. Уртак хисләр, түземлелек, бер-береңне хөрмәтләү - гаилә тормышының нигезе. Ачуланган мәлдә сөйләшмичә озак йөри алмыйбыз без. Фәүзиям берәр тәмле ризык пешерә дә, ашарга чакыра. Аннан сөйләшә башлый идек. Өстәлдә һәрвакыт тәмле ризык булды безнең. Бөтен сере шунда”, - дип өстәде Әбүзәр абый.
Нәдыршиннар яшь гаиләләргә бер-берсенә рәнҗетерлек, хәтер калдырырлык сүзләр әйтмәскә, бер-береңә юл куя белергә киңәш итә.
Әбүзәр абый бүген дә эшсез утырмый: хуҗалыкта кызына ярдәм итә, печән чаба, ихатаны җыештыра. Икесе дә ягымлы, аралашучан, сөйкемле кеше алар.
Фәүзия белән Әбүзәрнең мәхәббәт тарихы ватылган транзисторның бәләкәй генә чаткысыннан озак еллар дәвамында йөрәкләрне җылытучы мәхәббәт ялкыны кабыну турында бәян итә. Бер-берсе өчен яратылган бу икәү бер-берсен ярты сүздән аңлый, бер-берсенең хисләрен хөрмәт итә. Аларның никахы – вакыт һәм мәхәббәт тарафыннан шомартылган асылташка тиң.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/keshelr/vatyk-radioalgyc-catkysynnan-baslangan-maxabbat-tarixy