«Кымыз бәйрәме-2025» III төбәкара төрки халыклар иҗаты фестивалендә әйтелгәнчә, кымыз җитештерү терлекчелек — атчылык, аерым очракларда кәҗә үрчетү белән тыгыз бәйләнгән.
Бу эш һөнәри күнекмәләр генә түгел, ә сайланган эшкә мәхәббәт тә таләп итә. Алар хөрмәтенә Әбсәләм мәйданының төп сәхнәсендә фанфаралар яңгырады. Иң яхшыларны бүләкләү тантанасын район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов җитәкләде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеше өчен һәм юбилей уңаеннан "Ютазы районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде:
— Фәүзия БАЯЗИТОВА, «АгроМир» ҖЧҖенең терлекләр үрчетү буенча технологы.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре өчен «Эльвира Кулеева» ИП кымызчылары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Рәмзия Ганиева;
- Рәсилә Ганиева;
- Алинә САФИУЛЛИНА.
«Кымыз бәйрәме-2025» III төбәкара фестивалендә катнашкан өчен Ютазы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәте игълан ителде:
- Эльвира КУЛЕЕВАГА, шәхси эшмәкәргә;
— "Йолдыз" КФХ" ҖЧҖ;
— Илдар Бәхтияровка, шәхси эшмәкәр һәм КФХ башлыгына;
— "Кадыйр" ҖЧҖ;
— Зөбәер ГАДЖИЕВКА, шәхси эшмәкәр һәм КФХ башлыгына;
- Марат ХУЛУДОВСКИЙГА, ИП;
- Үзмәшгуль Рәсилә Сабировага;
- Нәфисә Мостафинага, шәхси эшмәкәр һәм КФХ башлыгына.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/tema-dnya/na-absaliamovskom-maidane-zvucali-fanfary-v-cest-kumysodelov