8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан мәдәният волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы Латыйпов гаиләсендә булдылар. Хәзерге вакытта «Латыйп» кушаматлы рядовой кыска вакытлы ялда һәм әнисен, туганнарын һәм якыннарын күрергә кайткан.
- Гаилә көнендә барлык катнашучыларга ныклык, сугышта уңышлар һәм ышанычлы тыл телисе килә. Хезмәттә булганда, мин гаиләнең кыйммәтен чын-чынлап аңладым. Безнең җиңүдән соң беренче эш итеп үз гаиләмне төзергә планлаштырам — янәшәдә яраткан хатыным һәм балаларым булсын өчен. Ә хәзергә үземнең хәрби бурычымны намус белән үтәячәкмен, — дип уртаклашты сугышчы.
Волонтерлар Илмирга батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы өчен рәхмәт белдерделәр. Мондый батыр яклаучы тәрбияләгән Илмирның әти-әнисенә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.
Волонтерлар шулай ук Әнис Әхмәтовның үтенечен дә үтәделәр, ул Кәрәкәшле авылыннан барлык СВО катнашучыларының үз теләкләрен яисә кушаматларын Республика флагында калдыруларын сорады. Илмир авылдашының бу теләген шатланып үтәде.
Без сезгә ышанабыз!
Егетләр, без сезне Җиңү белән көтәбез! Сезнең батырлыгыгыз - батырлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/svo/dobro-pozalovat-domoi