Хөрмәтле Ютазы районы халкы! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаулар кабул итегез!

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Бу бәйрәм илебездә күптән түгел генә яңадан торгызылды, әмма гаилә бәхете, никахта тугрылык һәм мәхәббәт чагылышына әверелергә өлгерде. Юбилярлар, күп балалы гаиләләр аеруча соклануга һәм ихтирамга лаек.


 

 


 

"Гаилә - ул безнең күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч. Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамчанлыгын саклый", - дип билгеләп үтте республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов.


 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - иң матур хисләр көне. Гаиләләрегезне саклагыз, бер-берегезне яратыгыз, үз кешеләрегезгә ышаныгыз һәм хөрмәт итегез. Өйләрегездә балалар көлүе, мәхәббәт, тынычлык, иминлек, игелек, шатлык һәм бәхет яшәсен! Бәйрәм белән!

#ЕдинаяРоссия#вЕРностьсемье #ЕРТатарстан


 

https://vk.com/yazshafigullin


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International