Ютазы муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе игътибар итәргә тәкъдим итә:
Үз-үзләрен тотышларында хәлне өйрәнү билгеләре сизелә торган таныш булмаган затларның үз даирәләрендә пәйда булуына, фотога һәм видеога төшерүгә, планнар төзүгә;
- Шикле кешеләрнең билгеләрен яхшы карагыз һәм истә калдырыгыз;
- Күпләп була торган урыннарда хуҗасыз пакетлар, сумкалар, төргәкләр һ. б. табылса, ә сезгә таныш булмаган кешедә кием астына яшерелгән әйберләр табылса, кичекмәстән сак хезмәткәренә, полициягә хәбәр итегез;
- Билгесез затларның гражданнар күпләп җыела торган урыннарга пакетлар, сумкалар кертү кебек хезмәтләрне башкарырга дигән тәкъдимнәренә риза булмагыз;
- Чаралар уздырыла торган урыннар янында куелган транспорт чараларының номерларын, алгы һәм арткы номерларының туры килүен исегездә тотыгыз;
Уяулык сезнең гомерегезне һәм сәламәтлегегезне саклап калачак.
Террорчылык янаулары фактлары яки хокукка каршы гамәлләр турында башка мәгълүматны телефон номеры буенча хәбәр итегез 112.