Махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Шәңгәрәев Ринат Фәрит улы белән хушлашу

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Бүген без якташыбыз, Акбаш авылында яшәүче, махсус хәрби операция барышында һәлак булган Ринат Фәрит улы Шәңгәрәев белән хушлаштык.


 

Ринат Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Аккурган авылында туа. 1994 елда аның гаиләсе Татарстанның Ютазы районы Акбаш авылына күченә. 2024 елның октябрендә Ринат Фәрит улы Оборона министрлыгы белән махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итүгә контракт имзалый, Ватанны яклау өчен башка күп кенә патриотлар белән бер рәткә баса.


 

Кызганычка каршы, 2025 елның 5 гыйнварында Ринат һәлак була. Бу безнең барыбыз өчен дә зур югалту.


 

Хөрмәтле Ринат Фәрит улының туганнары һәм якыннары! Ул - Россия һәм Татарстан горурлыгы. Ютазы районы Советы, башкарма комитет, депутатлар һәм шәхсән үз исемемнән кайгы уртаклашам. Аның батырлыгы һәм каһарманлыгы безнең хәтердә мәңгегә калачак һәм татарстанлыларның күп буыннары өчен үрнәк булачак.


 

Бүген без кире кайтарып булмаслык югалту кичерәбез. Геройга мәңгелек хәтер.


 

https://vk.com/yazshafigullin

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International