Ютазы игенчеләре урып-җыюга керештеләр

2025 елның 18 июле, җомга

Бүген районның берьюлы ике авыл хуҗалыгы коллективында көзге культуралар җыю башланды.


 

Мәсәлән, "АгроМир" ҖЧҖендә старт алдыннан авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентрның Ютазы бүлекчәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин һәм коллектив җитәкчесе ашлык җыю комбайннарын җитешсезлеккә тикшерделәр. Эшкә җәлеп ителгән дүрт комбайнның икесе яхшы герметиклык күрсәткән, ә калган икесендә зур булмаган җитешсезлекләр шунда ук бетерелгән. "Агромир" да урып-җыю 100 гектар көзге бодай кырында башланды.

Урып-җыю кампаниясе башланган икенче коллектив - "Р.Гәрәев" КФХ. Бу коллективның иген басуларындагы мәгълүматны бераз соңрак урнаштырырбыз.


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/selskoe-hozyaystvo/iutazinskie-agrarii-pristupili-k-uborocnoi


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International