18 июльдә Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районында «Халык җәүһәрләре» II район татар фольклор сәнгате фестивале узды.
Чара авыл мәдәният учреждениеләренең иң яхшы иҗат коллективларын берләштерде, халык күңеленең һәм үзенчәлекле традицияләрнең якты бәйрәменә әверелде. Фестиваль тамашачыларга онытылмас тәэсирләр бүләк итте һәм тагын бер тапкыр татар мәдәни мирасының байлыгын күрсәтте.
Ютазы районы коллективларының казанышлары:
Әбсәләм авыл мәдәният йорты:
«Сердәш» халык фольклор ансамбле (җитәкчесе — Рәхмәтуллина З.А.) — I һәм II дәрәҗә лауреат;
«Наза» кубызчылар ансамбле (җитәкчесе — Рәхмәтуллина З.А.) — I дәрәҗә лауреат.
Иске Урыссу авыл мәдәният йорты:
«Дулкын» халык үзешчән вокаль ансамбле (җитәкчеләре — Садыйкова Р. Р., Мезенцева В.А.) — II дәрәҗә лауреат;
«Настроение» хореография коллективы (җитәкчесе — Әхмәдышина А.В.) — I дәрәҗә лауреат.
Акбаш авыл мәдәният йорты:
Галиев Эмиль - катнашучы дипломы;
Вәлиәхмәтова Дания - I дәрәҗә лауреат.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/festival-tatarskogo-folklora-v-novo-cisminske