Узган эш атнасы азагы Ютазы аграрийлары өчен урып-җыю кампаниясе башланды.
Исегезгә төшерәбез, җомга көнне кайбер авыл хуҗалыгы коллективлары көзге бодай җыюга керештеләр. Аерым алганда, беренче эшләр «АгроМир» ҖЧҖ һәм «Р.Гәрәев» КФХ кырларында башланды. «Р.Гәрәев» КФХында көзге бодай 40 га мәйданда теземнәргә салынган. культураның гомуми мәйданы – 200 га. 10 гектарда ашлык суктырылган һәм коллективның амбарларына салынган.
- Бүгенгә ындыр табагына китерелгән уңышны чистартабыз һәм киптерәбез, - ди Рамил Гәрәев. - Ашлыкның дымлылыгы бераз артып китә, 17-18 процент тәшкил итә.
- Уңыш сөендерәме?
- Әйе - гектардан 30 центнер чамасы.
- Ничә комбайн эшли?
- Өч. Берсе - чалгыда, икесе – суктыруда. Теземнәргә салу туктатылган арада яңгырлар көтелә.
- Күк төсендәге күлмәк кигән көләч йөзле комбайнчының исеме ничек?
- Дон-1500 комбайны кабинасында – ул безнең кыр батыры Радик Хәкимуллин. Аны авыл хуҗалыгы җитештерүенең башка алдынгылары арасында район Сабантуенда хөрмәтләделәр. Сүз уңаеннан, ул гаилә кешесе, улына сигез ай. Күрше республикадан Димтамакка күчеп килде. Ашлык ташуда Ягвар Гарипов, чапкычта Дамир Гәрәев эшли. Егетләр барысы да үз эшенең профессионаллары, җирдә эшләүнең мәгънәсен аңлыйлар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе белешмәләреннән күренгәнчә, район буенча көзге культуралар мәйданы 4498 гектар тәшкил итә, шуның 3718 гектары - бодай. Гомумән алганда, район буенча бөртекле һәм кузаклы культураларны – 14 874 га, техник культураларны 7314 га мәйданда җыеп аласы бар.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/tema-dnya/urozainost-ozimyx-iutazinskix-xleborobov-raduet