Әбсәләм авыл китапханәсендә яшьләр арасында наркоманияне кисәтүгә юнәлдерелгән «Наркомания – киләчәксез тормыш» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Чара наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация булдыру һәм бу зарарлы гадәтнең куркыныч нәтиҗәләрен аңлату максатында оештырылды.
Очрашуда нәрсә турында сөйләштеләр?
- Яшүсмерләр һәм яшьләрнең наркотиклар куллана башлау сәбәпләре.
- Наркотик матдәләрнең организмга, бигрәк тә үсеп килүче организмга җимергеч йогынтысы.
- Наркотикларны саклау, куллану һәм тарату өчен җинаять һәм административ җаваплылык.
- Наркотикларга ничек "юк!" дип әйтергә!".
Чарада катнашучылар «Наркотики: простое о сложном» фильмын карадылар, ул тыелган матдәләрне бер тапкыр куллану да нинди фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген ачык күрсәтте.
Чарага «Без тормышны сайлыйбыз» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда наркоманиянең зыяны, аңа каршы көрәш ысуллары һәм сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында әдәбият тәкъдим ителде.
Бу очрашу балаларны сәламәтлекнең кыйммәте, үз гамәлләре өчен җаваплылык һәм якты киләчәк файдасына наркотиклардан башка сайлауның мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итте дип ышанабыз.
Әбсәләм авыл китапханәсе – сәламәт киләчәк өчен!