Иртәдән балалар «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча ГТО нормативларын тапшыруда катнашу өчен стадионга киттеләр. Әлеге проект балалар һәм яшүсмерләрдә актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә тотрыклы гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән, бу безнең көннәрдә аеруча актуаль.
Һәркем үзенең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтергә омтылды, ә иң мөһиме — иптәшләренә ярдәм итте. Үзеңне җиңү генә түгел, ә синең команданың бер өлеше икәнеңне дә тою мөһим. Җиңү шатлыгы, хис — кичерешләр, дусларның алкышлары - болар барысы да чын спорт бәйрәме рухын тудырды.
Ә интенсив сынаулардан соң катнашучыларны су бәйрәме көтте! Паркта балалар су белән күңелле уеннар оештырдылар.
Бу көн чыннан да үзенчәлекле һәм якты тәэсирләр белән генә түгел, бәлки чыдамлык, команда рухы һәм үз-үзеңә ышаныч кебек мөһим дәресләр белән дә истә калыр. Без мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм яшьләр арасында бердәмлек рухын ныгытуга ярдәм итә дип ышанабыз.