Урыссу балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмә узды

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

3 нче Урыссу балалар бакчасында янгын сүндерүче һөнәре турында әңгәмә үткәрелде.


 

Балалар янгын куркынычсызлыгы темасына иллюстрацияләр карадылар, алган белемнәрен уен формасында беркеттеләр һәм тематик рәсемнәрне буядылар. Хәзер инде балалар тәгаен беләләр: "Шырпы балаларга уенчык түгел!"


 

Чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иминлегенә һәм танып белү үсешенә багышланган тематик атна кысаларында узды.


 

 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/v-detskom-sadu-urussu-prosla-beseda-o-pozarnoi-bezopasnosti


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International