Сак булыгыз, мошенниклар!

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Димтамак авыл мәдәният йортында өлкәннәр өчен акция узды.


 

Димтамак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән буынны мошенниклардан яклауга юнәлдерелгән мәгълүмати акция үткәрделәр. Катнашучыларга җинаятьчеләрне ничек танырга һәм аларның хәйләләреннән ничек качарга кирәклеге турында җентекле киңәшләр белән белешмәләр тараттылар.


 

Соңгы вакытта мошенниклык очраклары ешайды, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә карата. Җинаятьчеләр телефон шалтыратуларын, интернеттагы хәбәрләрне һәм шәхси аралашуны акча яки шәхси мәгълүматларны алдыру өчен куллана.


 

Алдауның киң таралган схемалары (мәсәлән, «бәлагә юлыккан туган», «лотереядә җиңү», «счетны тикшерү»)


 

Куркынычсызлык кагыйдәләре:


 

Карталар мәгълүматларын һәм sms кодларны чит кешеләргә хәбәр итмәскә

Мәгълүматны шәхси тикшермичә акча күчермәскә


 

Рәсми чыганакларга гына ышанырга


 

Мошенниклык омтылышы очрагында кая мөрәҗәгать итәргә


 

Үзеңне һәм якыннарыңны ничек якларга?

Бу теманы туганнарыгыз, бигрәк тә гаиләгезнең өлкән яшьтәге әгъзалары белән фикер алышыгыз.


 

Күршеләргә ят кешеләр белән аралашканда уяу булуыгызны исегезгә төшерегез.


 

Белешмәне бастырып, күренеп торган урынга элегез.


 

Сак булыгыз һәм үзегезне саклагыз!


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/gibdd-inform/ostorozno-mosenniki


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International