Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" милли проекты кысаларында Ютазы муниципаль районында булдылар

2025 елның 15 июле, сишәмбе

 
Бизнес белән очрашу барышында бизнес алып баруның һәм салым режимнарының төрле оештыру-хокукый формалары, салым оптимизациясе һәм бизнесны бүлгәләү мәсьәләләре каралды.
Эшмәкәрләргә үзләрен кызыксындырган темалар буенча сораулар бирү һәм компетентлы җаваплар алу мөмкинлеге бирү чараның мөһим өлеше булды. Бу актуаль бизнес-бурычларны тирәнрәк аңлауга, шулай ук аларны хәл итү өчен гамәли киңәшләр эшләүгә ярдәм итте.
Эш визиты кысаларында районның кайбер предприятиеләрендә булдылар: "Электросоединитель" АҖ, "Регион Электро" ПП ҖЧҖ, "Тапарт" ОЭМЗ ҖЧҖ, "АКСКиМ" ҖЧҖ, "Волма-Әбсәләм"ҖЧҖ.
Мондый очрашулар нәтиҗәсендә бизнес һәм дәүләт структуралары арасында үзара хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе формалаша, эшмәкәрлекне үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла.
«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты илнең икътисадый потенциалын ныгытуга юнәлдерелгән. Икътисадны, финанс базарын, конкуренцияне үстерү, эшкуарлыкка ярдәм итү, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм инвестиция активлыгын үстерү, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү - аның өстенлекле бурычлары булып тора. Илкүләм проект буенча ярдәмне теләсә нинди масштабтагы бизнес алырга мөмкин: кече компанияләр инициативасыннан алып эре сәнәгать предприятиеләренә кадәр. Милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International