Бүген Ютазы районының Яңа Каразирек һәм Иске Каразирек авылларыннан волонтерлар һәм хәрбиләрнең ата-аналары Туймазы районының Төмәнәк авылындагы «Бабай утары» этнографик комплексында булдылар.
Сәфәр волонтерлар инициативасы белән узды, аны авыл җирлеге башлыгы Илшат Галиев хуплады. Депутат Ленар Идрисов финанс ярдәме күрсәтте, моның өчен аңа ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!
Безнең группа бу гаҗәеп урын белән бик рәхәтләнеп танышты. Комплексның һәр почмагы вак-төяккә кадәр уйланылган, бу чын күңелдән соклану уятты. Сәфәр танып белү генә түгел, илһамландыргыч та булып чыкты — без үзебез белән бик күп якты тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр алып кайттык.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/dobroe-delo/volontery-posetili-etnograficeskii-kompleks