«Дубравушка» лагеренда өченче смена ахырына якынлашты, үзеннән соң бик күп тәэсирләр һәм җылы хатирәләр калдырды.
Балалар һәм вожатыйлар бу көннәрне күңелле үткәрделәр, ә саубуллашу икеләтә күңелсез булып чыкты.
Ябылу программасы тәэсирле булды. Иртән балалар походка киттеләр, анда аларны маҗаралар, уеннар һәм яхшы кәеф көтте.
Көннең кульминациясе КВН булды, анда өлкән отрядлар вожатыйлар белән ярыштылар. Ә барысы да сменаның тантаналы ябылуы белән тәмамланды: балалар һәм педагоглар хис — кичерешләре белән уртаклаштылар, кочаклаштылар һәм күз яшьләрен көчкә тыеп тордылар - аерылышу җиңел булмады.
Бу смена барлык катнашучыларга онытылмас мизгелләр, елмаюлар һәм җылылык бүләк итте. "Дубравушка" үзенең кунакларын тагын көтә - алда яңа очрашулар һәм маҗаралар!