Әбсәләмнән 23 яшьлек Айдар Харисов, 2024 елның мартыннан Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Ватан сагына басарга карар иткән.
Аның бу карары турында туганнары һәм якыннары солдатның китәренә бер көн кала гына белгән. Язмышын үзгәртерлек карарны кабул иткәндә Айдарның ике бәләкәй баласы була инде. Солдат беренче тапкыр кыска вакытлы ялга кайтканда аны чып-чын могҗиза – нарасые Эмилия көтеп тора. Хәзер кызчыкка тугыз ай, һәм ул Харисовлар гаиләсендә кояш нурыдай. Фронттагы хәл-вакыйгалар Айдарның йөрәгендә тәвәккәллек ялкыны кабызган очкынга әверелә. 2022 елда мобилизация буенча чакырылган икетуган абыйсы Илнур Мөхәмәтдиновның алгы сызыктагы кырыс тормыш турындагы хикәятләре тынгы бирми аңа. Илнурның отпускка һәр кайтуы алгы сызыкта ниләр булып ятуы турында сорау алуга әверелә. Үз көченә һәм хаклыкка инанган яшь яугир дөрес юл сайлавы турында бер генә минутка да икеләнми.
"Мин читтә кала алмадым, – ди Айдар корыч тавыш белән. – Якыннарым, дусларымның күбесе шунда, Украинада. Алар, якыннарын саклап, гомерен хәвеф астына куя. Минем дә өч балам үсә, мин аларның киләчәген яклар өчен киттем”.
Сугыш Айдарның тормышын астын өскә китерә. Ул дөньяга башка төрле күзләр белән бага, биредә һәм хәзер яшәлгән гомернең һәр мизгелен кадерли башлый. Өйдә аны хатыны Розалия, улы Нияз һәм кызлары айназ белән Эмилия көтә, алар аңа ышана һәм каһарманнары белән горурлана.
"Балаларны озак күрми торсаң, алар ай үсәсен, көн үскән кебек тоела, - ди моңсуланып Айдар. – Тугыз айлык Эмилия инде шуыша башлаган, мине таныган кебек , чакыруыма килә. Балалар гына үсеп калмаган, үзем дә үзгәрдем, - дип тәэссоратларын уртаклаша Айдар. – Күтәренке күңелле, шат кеше идем, хәзер җитди һәм уйчанга әверелдем”.
Сугыш – кырыс укытучы, ул бар нәрсәне үзгәртә. "Бервакытта да сазлыктан су эчәрмен дип, дусларымның һәлак булуын күрермен дип уйламый идем”, - ди ачынып Айдар. Бүгенге сугышның кулга автомат тотып, дошманга каршы бару түгеллеген ассызыклый ул: "Мин дроннарга идарә итәргә өйрәндем, хәзер моны башкаларга өйрәтәм. Чөнки бүгенге сугыш күләмле, зур ул...” Айдарның әнисе Алсуның тавышында хәвеф чагылып китә: "Өч улым арасында Айдар иң кешелеклесе, түземлелеге, игелеклелеге белән аерылып тора. Ходайдан тизрәк сугыш бетеп, улымның нарасыйлары янына кайтуын ялварып сорыйм".
Айдар тылдан фронтка ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтле: "Маскировка челтәрләре безнең гомерләрне саклап кала, аларны үргән хатын-кызларга зур рәхмәт белдерәсем килә. Гуманитар ярдәм безгә Бурятия һәм Алтайдан да килә, чөнки егетләрнең күбесе шуннан. Ярдәмегез өчен барыгыз алдында да баш иям. Көтегез, без Җиңү яулап кайтачакбыз!”
Без әңгәмәләшкән арада нәни Эмилия тын гына әтисенең алдында утырды, гүя дөньяда барган хәлләрне аңлагандай, вакыт-вакыт үзенчә нәрсәдер ләпелдәп алды. Әңгәмәдән соң Айдар балалар бакчасына зуррак балаларын алырга китте, алар инде аны койма артында түземсезлек белән көтеп тора иде. Күзләрендә иксез-чиксез шатлык һәм горурлык балкый иде: күрегез әле, аларны бакчадан кем ала! Бу аларның әтисе – Ул яугир! Алар нәрсә булганын әле ахыргача аңлап бетерми, әмма бер нәрсәне яхшы белә: аларның әтисе – иң кыю һәм ышанычлы ил сакчысы!