Байлар Сабасында «Саба-Арена» спорт аренасында СВО катнашучылары һәм ветераннары арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Рәисе Кубогы тәмамланды.
Спорт формасына киенгән 50 дән артык хәрби хезмәткәр рухи көчләрен генә түгел, ракетка белән эш итү осталыгын да күрсәттеләр.
Катнашучылар арасында Ютазы районы вәкиле Алексей Киселев та бар иде. Татарстан Республикасы буенча "Ватанны саклаучылар" махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Ютазы районындагы филиалы Социаль координаторы Рөстәм Ногманов билгеләп үткәнчә, якташыбыз үзен чын сугышчы итеп күрсәткән: киеренке дүрт көрәштә ул ике тапкыр ышанычлы җиңү яулаган, бу бик яхшы нәтиҗә. Ютазыда күптән түгел "Чемпион" өстәл теннисы үзәге ачылуы сөендерә. Бу спортчыларны булачак ярышларга әзерләү өчен менә дигән база булыр һәм аларга тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 17 июнендә СВО катнашучылары һәм ветераннары арасында Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогына старт бирелде. Әлеге мөһим чараны Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы оештыра. Кубокның максаты - СВО ветераннарын (шул исәптән инвалидлык белән) даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларны реабилитацияләүгә, җәмгыятькә интеграцияләүгә ярдәм итү, тыныч тормышка кайтырга ярдәм итү. Кубок кысаларында волейбол, утырган килеш волейбол, футзал, кул көрәштерү, өстәл теннисы, йөзү һәм нардлар буенча ярышлар планлаштырылган. Йөзү буенча беренче турнир 19 июньдә Әлмәттә узды.
Ютазы районыннан СВО катнашучылары игътибарына! 9 августта Казанда нардлар буенча турнир узачак, ә 30 августта Түбән Кама армрестлинг буенча ярышларны кабул итәчәк. Үзегезне күрсәтү һәм спорт рухын күтәрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/iutazinec-dostoino-vystupil-na-kubke-raisa-tatarstana