Ютазы районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җибәрделәр. Урынбасарым Зәкуан Ильясов һәм ярдәмчем Руслан Нигъмәтуллин белән чираттагы ярдәм партиясен алып бардык.
Бу юлы без мотоцикллар, велосипедлар, азык-төлек, медикаментлар, Су, төзелеш материаллары, җылы кием, урын-җир кирәк-яраклары, маскировка челтәрләре, дизель пушкалар һәм генераторлар җибәрдек. Безнең яклаучылар өчен 100 тартмадан артык посылка җыелды.
Ярдәм җыюда районда яшәүчеләрнең барысы да: сугышчыларыбызның туганнары һәм якыннары, хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар, крестьян-фермер һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук битараф булмаган кешеләр катнашты.
Кадерле якташлар! Һәрбер җибәрү сугышчыларыбызга туган йортыбызның җылысын һәм ярдәмен тоярга ярдәм итә. Аларга ышануыбызны һәм җиңү белән көтүебезне беләләр.
Бу мөһим миссиядә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Бергә без көч!