Авыл тормышына мөкиббән ул

2025 елның 8 августы, җомга

Кече Урыссу авылында тиздән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак.

Бүген иске бина янында яңа модульле ФАП төзү эшләре тәмамланып килә. Ташкичү авыл җирлегенә кергән Кече Урыссу – кабатланмас гүзәл табигатьле борынгы авыл. Биредә 300 дән артык кеше яши. Авыл фельдшеры Илмира Габдрәфыйкова – зур эш тәҗрибәсенә ия белгеч. Хезмәт юлы чорында ул лаеклы рәвештә авылдашларының ихтирамын яуларга өлгергән. Ә авыл кешеләре өчен фельдшерның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген искәртеп тору да кирәкмидер, дип уйлыйм. Әмма бүген сүз фельдшер ярдәмчесе Зилә Дәүләтьярова турында барачак. Бу хезмәттә Зилә Мөсәлләм кызы чагыштырмача күптән түгел – 2023 елның октябреннән генә. Сәламәтлек саклау тармагында эшләү мөмкинлеге барлыкка килгәч, бу форсаттан бик теләп файдалана ул. Яңа башлап укый, тиешле документ ала һәм зур ышаныч белән яңа өлкәгә аяк баса.
 - Сез үзегез тумышыгыз белән шушы авылныкымы? - дип сорыйм ханымнан.
- Юк, - ди ул, - мин Туймазы районыннан. Төрле сәбәпләр аркасында шушы авылга күчеп килдем, биредә эшләп килүче авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйдым. Миңа авыл тормышы  бик ошый. Йөрәккә операция ясатканнан соң, берникадәр вакыт өйдә генә торырга мәҗбүр булдым. Ләкин эшсез утыру минем өчен түгел. Кешеләр арасында булырга, аларга файдалы булырга теләдем... Акча туплый килдем һәм башка эш эзләүне дәвам иттем.
Зилә Дәүләтьярова очраклы рәвештә интернет-төркемдә фельдшер ярдәмчесе сыйфатында хезмәткәр кирәклеге турында белә. Чыннан да, авылдашларга файдалы булу теләге  нәкъ менә күптән түгел генә үзләштерелгән белгечлек сыйфатында тормышка аша. Ул көн саен исәптә торган пациентларны йөреп чыга. Ягъни сүз теге яки бу орган – йөрәк, үпкә, бавырның  эшчәнлегендә тайпылыш булганнар турында бара.… 
- Бездә мондый пациентлар ике төркемгә бүленә: декомпенсация куркынычы  һәм ифрат зур хәвеф булганнар, - дип аңлата Дәүләтьярова. - Андыйлар безнең авылда якынча җидешәр кеше. Алар урында ятмый, тулы канлы тормыш белән яши, әмма тиешле медицина күзәтчелеге булырга тиеш. Хәзерге вакытта компьютер программасына Кече Урыссуда яшәүчеләрнең прививкалар турындагы мәгълүматларын кертәм. Бу конкрет кешенең иммунопрофилактикасы турында тулы белешмә бирә.
- Белгәнемчә, фельдшер ярдәмчеләрен йөрәк кардиограммасын (ЭКГ) төшерергә дә өйрәттеләр.… 
- Әйе. Бу катлаулы түгел, ләкин йөрәк һәм кан тамырлары авырулары  төп үлем сәбәпләренең берсенә каравын күз уңында тотсак,  үз вакытында ясалган кардиография  авыруны вакытында ачыкларга һәм табибка кадәр ашыгыч ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Минем үземдә балачактан йөрәк авыруы күзәтелде. Хирургия ярдәменә инде олыгая төшкәч мөрәҗәгать иттем. Ягъни "йөрәк хәлләре" белән ишетеп кенә таныш түгелмен... 
Чыннан да, авыл җирендә, әйтик, кышкы бураннар ашыгыч ярдәм машинасына комачаулап, юлны каплап киткән очракта, барысы да үтә мөһим – пациентлар турында белешмәләр дә, ФАП хезмәткәрләренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләре дә. Билгеле инде,  урыннардагы медицина хезмәткәрләренә ышаныч баглаганда, авыл кешеләре  үзләрен тынычрак хис итә. Кайчак шундый фикер яшәп килә: «инде эштән чыккан материал» - картлар бүген кемгә хаҗәт? Әлеге ялган фикер өлкән яшьтәге кешенең эчке халәтен какшатырга мөмкин. Ә бит мәңгелек яшьлек юк. Бүгенге яшьләр дә иртәме-соңмы олыгаячак. Район картлары, җитештерү өлкәсе ветераннары төбәк горурлыгын тәшкил итә. Алар бер үк вакытта каты да, сыгылмалы да һәм чыдам да эретмәдән ясалган, дияргә була. Хәйләсез һәм эчкерсез өлкәннәребез бөек илне – Советлар Союзын төзегән. Колхозларда, заводларда һәм фабрикаларда үзара социаль хезмәттәшлек алар  мөнәсәбәтендә гаять зур урын алып торды. Башкача әйткәндә, кешегә һәрвакыт кеше кирәк. Шул исәптән өлкән яшьтә дә. Районның барлык җирлекләрендә дә ветераннар хәлен белешергә һәм аларның тормышы белән кызыксынырга тиешле башлангыч иҗтимагый оешмалар эшләп килә. 
Сүз уңаеннан. Табиблар раславынча, социаль хезмәттәшлек (балалар, туганнар, күршеләр, авылдашлар белән аралашу) окситоцин – стресс гормоны кортизолны юкка чыгара торган гормон җитештерүне тәэмин итә. Нәтиҗә: олы яшьтәге кешегә үз фикерен әйтү, аңлашу мөһим. Шуңа күрә гомерне озайтуга табиблар гына түгел,  янәшәдәгеләр дә ярдәм итә ала. Аннары, районның һәр өлкән кешесе –  төбәгебез үткәненең "яшерен" елъязмачысы да. Хөрмәтле өлкәннәребез, сезнең район гәзите битләре аша җиткезәсе сүзләрегез байтак бит. Безгә шалтыратыгыз (яки җирлек башлыклары аркылы редакциягә чыгыгыз), язучы хәбәрчеләрне тынычлыкта калдырмагыз. Заманында дөрес-хак юнәлешне югалтырга ирек бирмичә, үз тормышыгызга уңай этәргеч ясаган кыйммәтләр турында гәзит укучыларыбыз белән уртаклашыгыз. Сүз белән җанны савыктырырга мөмкин дигән ышанычтабыз. Юк, район журналистлары, әлбәттә, медиклар түгел. Дәвалаучылар. Шулай дияргә батырчылык итмәкчебез...

Тулырак: https://yutazy.ru/news/keshelr/salamatlek-saklau-avyl-tormysyna-mokibban-ul


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International