Террорчылыкка каршы көрәштә балалар өчен яхшылык тамчылары

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Бәйрәкә мәктәбендә террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган тирән һәм күңелне нечкәрткеч акция узды.

 

Укучылар, Алдынгылар  хәрәкәте активистлары «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия инициативасына кушылдылар — хәтер, яхшылык һәм өмет белән элемтәне бөтен йөрәкләре белән тою өчен.

 

Күз алдына китерегез: тынлык. Бер минут тынлык, хәтта йөрәк тибеше ишетелә. Аннары - балалар, чәчәкләргә су эчерү өчен, кулларын ипләп кенә куштылар. Суның һәр тамчысы символга әверелә — тормыш тамчысына, кызгану тамчысына, безнең белән булмаганнар турында хәтер тамчысына әверелә.

 

Бу гади, ләкин үткен ишарә балаларга тормыш нәзберек, ә безнең көч — бердәмлектә икәнен аңларга ярдәм итте. Бергә без явызлыкка каршы тора алабыз, бергә — яхшылык эшли алабыз.

 

Балалар су сипкән чәчәкләр - ул үсемлекләр генә түгел. Бу безнең дөнья метафорасы. Шундый ук нәфис, шундый ук кайгыртуга, игътибарга һәм мәхәббәткә мохтаҗ.

 

Ул көнне без клумбаларны матурладык һәм балаларның йөрәкләренә игелек, хөрмәт һәм мәңгелек хәтер орлыклары чәчтек.

 

 

 

 

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/antiterror/detskie-kapli-dobra-v-borbe-s-terrorizmom

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International