Бесланны искә алу турында мәгълүмат сәгате

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Әбсәләм һәм Подгорный авыл мәдәният йортларында террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган «Беслан балалары» мәгълүмат сәгате үткәрелде

 

Чара үсеп килүче буында террорчылык китерергә мөмкин булган фаҗигаләр турында күзаллау формалаштыру, шулай ук теракт корбаннарына карата кызгану хисе тәрбияләү һәм үз гражданлык уяулыгының мөһимлеген аңлау максатында оештырылды.

 

«Борчылусыз һәм күз яшьләресез дөнья» мәгълүмат сәгате кысаларында катнашучылар белән 2004 елның сентябрь аенда Беслан шәһәренең 1нче мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгалар турында әңгәмә үткәрелде. Балаларга тоткыннарның өч көн коточкыч, авырту һәм батырлык кичерүләре турында сөйләделәр. Экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үтәү мөһимлегенә аерым басым ясалды.

 

Чара азагында барлык катнашучылар Беслан фаҗигасендә һәлак булганнарны һәм террорчылык актлары корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/informacionnyi-cas-o-pamiati-beslana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International