Урыссу бистәсендә яшәүче Вячеслав Галицков, яраланып, махсус хәрби операция төбәгеннән кайтты: бүген ул тыныч хезмәт белән шөгыльләнә башлады.
Бер ел элек, 2024 елның февралендә, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Гудерместа – Русия махсус тәгаенләнеш отрядлары университетында хәрби эшкә өйрәнгән.
Мәгълүмат өчен. Университет төрле юнәлештә белгечләр әзерли: утлы һөҗүм, махсус тактика, һава-десант, тау, су асты, сак-каравыл, хәрби-медицина, хәрби журналистлар әзерләү, кинология, инженер, автоәзерлек һәм IT-әзерлек бу.
Аннары Галицков Луганск полигонында «Вагнер» шәхси хәрби компаниядә хәрби бәрелешләр вакытында исән калырга, яраланган иптәшләрен коткарырга өйрәнә.
- Уку программасы кыска иде, - ди язмабыз каһарманы. – Инструкторлар алган белемнәребезне гамәлдә ныгыту өстендә күп эшләде.
- Укыганнан соң сезне кайда җибәрделәр?
- Донецк юнәлешендә киттек, - дип җавап бирә ул. – Бахмут янында Опытное дип аталган зур булмаган бистә бар. Дөресрәге, бар иде. Артемовск шәһәре янында урнашкан. Биредә вакытлыча дислокация пунктында (ПВД) тукталдык. Гади генә итеп әйтсәк – ике һәм өч катлы йортларның подвалларында.
- Бистә хәзер ничек, анда яшәүче калдымы?
- Барлык кеше эвакуацияләнде билгеле. Йортлар җимерек. Бу аңлашыла да – биредә алышлар барды. Каршы торган елларда Украина берләшмәләре Опытное бистәсен оборона үзәгенә әверелдерде. Бу стратегик яктан мөһим торак үзәге, безнең гаскәрләр аны азат итте. Аннары без Клещеевка бистәсен үз кулыбызга алдык. Бу алышларда яраландым – снаряд кайпылчыгы эләкте. Сул ягымда өч кайпылчык утырып калды.
- Сез бронежилетларда алышасыз бит…
- Җиңнәре юк ич. Ходай нәрсә кушкан инде. Светлодарск госпиталендә ике кайпылчыкны алдылар, өченчесе калды. Тора-бара капсула эчендә калачак диделәр.
- Димәк, ят әйбер үзеңнекенә әвереләчәк?
- Шулай дип әйтергә дә була.
- Андагы кешеләр белән элемтәгә керә идегезме?
- Әйе. Светлодарскида. Без аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттек. Безгә карата яхшы мөнәсәбәттә алар. Бу аңлашыла да.
- Дошман ничек алыша?
- Бик яхшы. Алар бит, бер яктан карасаң, тугандаш халык. Күпләре Чечен кампаниясендә катнашкан, Әфганда хезмәт иткән, кыскасы, безнең хәрби мәктәпне узган.
- Тизрәк тынычлык урнашсын иде.
- Тиз булмаячак. Украинлыларның тоташ бер буыны тышкы яктан “яхшы остазлар” тарафыннан тәрбияләнгән, алар үзләренең ничек яхшы яшәгәнен белмәгән яисә оныткан. Русия белән берләшкән очракта алар әле дә алдынгылар рәтендә булырлар иде. Көнбатыштан нәрсә ала соң алар? Корал. Беләсезме, хезмәт иткән чорда мин шуны аңладым, алар корал белән үтә дә яхшы тәэмин ителгән. Алыш урынына без җәяүләп-йөгереп-шуышып барабыз. Өч-биш кешелек бәләкәй генә төркем белән. Һәм чирек сәгать тә тынлыкта торганыбыз юк. Һәрвакыт атыш бара. Миналар шартлый, баш очында беспилотниклар бөтерелә.
- Нәрсә эшләргә соң? Бу бик озак дәвам итәрме икән әле?
- Бу сорауга җавап юк. Ә менә хакыйкать бар: Русияне җиңеп булмаячак. Русиялеләрнең бүгенге буыны неофашизмга, неонационализмга каршы тормый икән, моны киләчәк буынга эшләргә туры киләчәк.
- Азык-төлек тәэминаты белән ничек иде?
- Яхшы. Вакытлыча дислокация пунктында бик яхшы хәтта. Гуманитар йөк нәкъ шунда китерелә. Тик яугир алгы сызыкка биштәрендә күпме ризык алып китә ала инде?
Вячеслав Васильевич белән әңгәмә вакытында сәясәткә кагылмыйча калалмадык. Бу аңлашыла да, чөнки, ни әйтсәң дә, сәясәт – һәрбер йортта. Бу – безнең тормыш. Бу тормыш тәрәзә артында нинди? Төзек. Чиста. Муллык. Махсус хәрби операция төбәгендә булган һәр яугир чагыштыра ала моны. Йорт, гаилә, эш. Әйткәндәй, Галицков «Электросоединитель» заводында токарь булып эшли – бу көч һәм күңел тынычлыгы бирүче бер юаныч аның өчен. Күп акча да, исем-дәрәҗә дә мөһим түгел. Бу муллык бары тик тынгысызлыкка китерә. Теге яктан да, бу яктан да һәр яугир туган йортына әйләнеп кайтыр көн тизрәк җитсен иде дигән теләктә яшибез барыбыз да.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/svo-1747821655/rusiiane-inu-momkin-tugel