«Конструктив» – 2025 Идел буе форумына теркәлү ачылды!

2025 елның 5 сентябре, җомга

 

2025 елның 25-29 сентябрендә Казанда Идел буе «Конструктив» форумы — Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән яшь лидерлар, экспертлар һәм җәмәгать эшлеклеләре очрашуы узачак.

 Форумның темалары:

- Цифрлы куркынычсызлык - мәгълүматларны саклау, фейклар белән көрәш, цифрлы гигиена;

- Идеологик һәм психологик иминлек - гаиләдә, укуда һәм җәмгыятьтә сәламәт атмосфера;

- Экстремизм һәм буллингны профилактикалау - яшьләр белән эшләүнең иң яхшы тәҗрибәсе.

Катнашучыларны нәрсә көтә:

- Лекцияләр, дискуссияләр һәм топ-экспертлар белән проект сессияләре;

- Реаль кейслар чишү һәм иң яхшы практикалар белән гайд булдыру;

- Үз проектыңны эшләп бетерү һәм аны "Росмолодежь.Грантлар" конкурсында тәкъдим итәргә һәм 1 млн. сумга кадәр алу мөмкинлеге;

- Мәдәни-үстерү программасы: театрлар, арт-пространстволар, креатив очрашулар;

- Яңа партнерлыклар һәм профессиональ элемтәләр.

Катнашучылар белем бирү программасын узу һәм йомгаклау тестын үтәү буенча квалификация күтәрү турында таныклык яки курслар узу турында сертификат ала алачак.

Теркәлү 2025 елның 20 сентябренә кадәр ачык: atmrt.ru/konstructiv.

Кушылыгыз!

@konstructiv_rt #конструктив #конструктив2025 #мыэтомир #сделановАТМ #росмолодежь #росмолодежьгранты #грантбфтатнефть #аткврт #PRIFO_события

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International