Урыссу гимназиясе музее алгы сызыктан экспонатлары белән тулыланды

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Герой белән очрашу һәм экспонатларны тапшыру укучылар өчен мөһим вакыйга, ә Ватан сакчыларына горурлык билгесе булды.

Урыссу гимназиясендәге музей хәрби хәрәкәтләр төбәгеннән  кыска вакытлы ялга кайткан, махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Эдуард Фәйзрахманов тарафыннан тапшырылган кыйммәтле экспонатлар белән тулыланды. Герой белән очрашу гимназистлар өчен чын батырлык һәм ватанпәрвәрлек дәресенә әверелде. Әйткәндәй, батыр якташыбызның  балалары да әлеге уку йортында белем ала.
Эдуард Фәйзрахманов укучыларга үзенең хезмәте турында сөйләде, алгы сызыкка гуманитар ярдәм туплап, хатлар озатып җибәрүче балалар тарафыннан күрсәтелгән рухи ярдәм мөһимлеген  ассызыклап үтте. Музейга сугышчы үз полкының флагын һәм трофейлар бүләк итте, тишелгән шлем, термос, шулай ук кыйпылчыклар укучыларда аеруча зур  кызыксыну уятты. Бигрәк тә десант береты күзләрен яндырды, аны һәммәсе  диярлек киеп карады. Батырның уллары Ильяс, Илшат, кызы Алия әтиләре белән чиксез горурлана һәм аның кебек үк җаваплы, игътибарлы, кыю булырга омтыла. Күптән түгел генә аларның гаиләсе хәрби часть командованиесеннән Рәхмәт хаты да алганнар, анда әтиләренең чын десантчы үрнәге, хезмәт чорында иптәшләре өчен ныклы терәк булуы хакында язылган.
Гимназия музеенда 2023 елның мартында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз – Эдуардның өлкән улы Рөстәм Фәйзрахмановка багышланган стенд аерым урын алып тора. Геройның кече улы Илшат Фәйзрахманов балаларга  гаиләнең күтәрә алмастай зур югалту кичерүе һәм әтиләренең улы вафатыннан соң үз теләге белән сугышка барырга карар итүе турында сөйләде.  
Очрашу ахырында яңгыраган гомум теләк – тиз арада тынычлык урнашсын һәм барча Ил  сакчылары исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын! Тапшырылган экспонатлар исә кыйммәтле артефактлар гына түгел, ә бәлки батырлык, каһарманлык һәм буыннарның өзелмәс бәйләнеше символы  буларак та хезмәт итәчәк

Тулырак: https://yutazy.ru/news/vatanga-tugrylyk/uryssu-gimnaziiase-muzee-algy-syzyk-eksponatlary-belan-tulylandy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International