Урыссу үзәк район хастаханәсендә гриппка каршы вакцинация дәвам итә.
УЦРБ баш табибы Светлана Шакирова билгеләп үткәнчә, быел да бик яхшы вакцина килгән, аны прививка ясатучылар лаеклы бәяләгән инде.
- Бүгенгә район халкының 70 проценты диярлек вакцинация узган. Авыл халкы ФАПларга актив йөри, аларда квалификацияле фельдшерлар хезмәт күрсәтә.
Алай гына да түгел, бүген район башлыгы Аяз Шәфигуллин, аның урынбасары Зәкуан Ильясов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина гриппка каршы вакцинация узды. Алар үз үрнәкләре белән район җитәкчелегенең башка вәкилләрен дә рухландыра. Сүз уңаеннан, сайлау участокларында да гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/zdravoohranenie/iutazincy-aktivno-privivaiutsia-ot-grippa