Административ законнарның төгәл үтәлеше - чиста урамнар, цивилизацияле сәүдә һәм шуның ишеләрнең гарантиясе. Һәм әлеге комиссия эшенең төп максаты гаеплеләрне җәзалау түгел, ә безнең район территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүдә, законлылыкны саклауда. Бүген административ комиссия - территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен, калдыкларны җыю һәм чыгару тәртибен, терлек көтүе һәм йорт хайваннарын йөртү кагыйдәләрен бозу кебек көнкүреш проблемаларына каршы көрәштә реаль хокукый корал ул.
Административ хокук бозуларның күп булуы - халыкның хокукый нигилизмы һәм хокукый белеменең түбән булуы нәтиҗәсе. Шуңа күрә административ закон бозуларга каршы көрәш эше административ хокук бозулар турында күрсәтмәләр һәм беркетмәләр төзүгә генә кайтып калмаска тиеш. Татарстан Республикасы административ кануннарында һәм җирле үзидарә органнарының норматив актларында билгеләнгән тыюлар турында, шулай ук аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында системалы рәвештә аңлату әңгәмәләре үткәрелә. Хокук бозуларны кисәтү максатларында мондый эшне хокук бозучылар белән дә, законнарны үтәүче гражданнар белән дә башкарырга кирәк.
Административ комиссиянең игътибары хосусый секторга бирелә. Административ комиссия рейдлары янәшәдәге территорияләрне тиешле хәлдә тотуны тәэмин итә. Йорт хуҗалары, арендаторлар белән төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга юл куймау турында әңгәмә үткәрелә. Әлбәттә, явыз хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартыла, моның өчен соңыннан түләргә туры килә. Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә:
1. Җирлек һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу гражданнарга - ике меңнән өч мең биш йөз сумга кадәр; вазыйфаи затларга - унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга ике йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
2. Ел дәвамында кабат башкарылган шул ук гамәлләр гражданнарга - өч мең биш йөз сумнан биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр, юридик затларга биш йөз мең сумнан миллион сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Административ комиссиянең максаты - тәртип урнаштыру, гражданнарны билгеләнгән нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәргә дәртләндерү. Кызганычка каршы, бездә бик күп кешеләр үзләре теләгәнчә яшәргә мөмкин дип саный. Алар артыннан җыештырырга, себерергә, агартырга, буярга, йорт алдындагы юлларны ремонтларга тиеш дип санаучы гражданнар бар, тик алар гына беркемгә дә бурычлы түгел. Бу комиссия нәкъ менә шундый кешеләрнең җәмгыятькә йогынтысын чикләргә тиеш.