Бу хакта Ютазы районына эш сәфәре белән килгән ТР Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов хәбәр итте.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район җитәкчелегенең башка вәкилләре белән берлектә Илнар Хафизов ГИСУ линиясе буенча 2025 елның төзелеш сезонына кертелгән җәмәгать объектларында булды. Мәсәлән, делегация районның көтеп алынган һәм тормыш эшчәнлеге өчен мөһим җәмәгать объекты – чистарту корылмалары төзелешен карады. Исегезгә төшерәбез, чистарту корылмаларын төзү берничә өлештә башкарыла, беренчесе быел, сентябрь азагына төгәлләнергә тиеш.
- Нәкъ шул вакытка, - дип ассызыклады ТР ГИСУ җитәкчесе, - тоташ республикада бөтен төзелеш объектлары да файдалануга тапшырылырга тиеш. Егерме көн калды. Шуңа күрә эшне чәмләндерү мөһим.
Хакимият вәкилләре булган киләсе объект – район Мәдәният йорты. Аның үзгәрүе күзгә ташланып тора – загс тантаналары залы да, тамаша залы да, кино залы да күркәмләнгән. Объект файдалануга тапшырылырга әзер. Диярлек. Шуны билгеләү зарур, ГИСУ төзелешне генә түгел, тиешле җиһаз белән тәэмин итүне дә финанслый. Мәсәлән, яңартылган Урыссу балалар сәнгать мәктәбенә яңа музыка уен кораллары сатып алынган. Район башлыгы мондый мөмкинлек өчен аерым рәхмәтләрен җиткерде. Ютазы мәктәбендә булу, сыйныф бүлмәләренең заманча мәктәп җиһазлары һәм мебель белән тәэмин ителеше, мәктәпнең сәнәгать остаханәсе белән танышу, мәктәп территориясенең төзекләндерелүе ТР ГИСУ директорын таң калдырды.
- Мәктәп бик яхшы җиһазланган, - дип ассызыклады ул. – Башкала мәктәпләреннән ким җире юк.
- Яхшырак! – дип аваз салды бер тавыштан оешма башлыгын озатып йөрүчеләр.
Киләсе объект – Федераль «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» проекты кысаларында төзелгән «Кумыс Гора» җәмәгать даирәсе. Табигать территориясен үстерү кысаларында биредә ачык терраса төзелгән, аннан ял итүчеләр хозурына төбәкнең бөтен гүзәллеге ачыла. Моннан тыш, башка объектлар да төзелгән. Район җитәкчелеге планында – район һәм башка шәһәрләр халкына Кымыз-Тау территориясен сәяхәтләр объекты, ял урыны, шул исәптән, гаилә белән, буларак ачу. Саф урман һавасын сулау, кымыз ярдәмендә сәламәтлекне яхшырту, атта йөрү, урманда җәяү йөрү... Якын киләчәктә болар барысы да тормышка ашачак. Район башлыгы ТР ГИСУ директорының игътибарын объектны акча белән тәэмин итү мәсьәләсенә юнәлтте, бу кәсеп берлекләре вәкилләрен җәлеп итү исәбенә хәл ителәчәк.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/m%D1%92garif/iutazy-maktabe-iaxsy-ihazlangan