Ютазы районында тормыш кайный: сайлау участокларында ачылу алдыннан соңгы әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.
Районның 24 сайлау участогын ачу гадәттәгечә тантаналы булды: Татарстан Республикасы гимны төп вакыйганың – Татарстан Рәисен һәм җирле депутатларны сайлауның әһәмиятен чагылдырды. Республиканың киләчәген сайлау хокукыннан беренче булып район башлыгы Аяз Шәфигуллин файдаланды.
Ул Урыссу гимназиясе бинасында урнашкан 2813нче сайлау участогына гражданлык активлыгының мөһимлеген шәхси үрнәк итеп күрсәтү өчен килде. Тавыш бирү процессы берничә минут кына алды, шуннан соң Аяз Шәфигуллин ютазылылар һәм гомумән татарстанлылар өчен мөһим булган бу вакыйгага кыскача аңлатма бирде.
- Бу мөһим көнне ачып җибәрү минем өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык, - диде ул. - Ышанам ки, районыбыз кешеләре сайлауларга югары аңлы рәвештә килерләр һәм килүчеләр лаеклы булыр. Бу безнең бурычыбыз һәм хокукыбыз – киләсе срокта республика белән кем идарә итәчәген билгеләү.
Район башлыгы сайлау комиссиясе эшенең төгәл оештырылуын һәм тавыш бирү уңайлы, ачык, закон нигезендә үтсен өчен тудырылган шартларны билгеләп үтте. Журналистлар сайлау участоклары буйлап узгач, тавыш бирүнең чыннан да тыныч һәм оешкан шартларда узуына, барлык куркынычсызлык чараларының үтәлүенә инандылар. Сайлаучылар хезмәтенә мәгълүмати ярдәм күрсәткән консультантлар эшләде. Шунысы мөһим, барлык участокларда да гриппка каршы вакцинация процедурасын узарга тәкъдим итүче шәфкать туташлары һәм фельдшерлар эшләде. Әйтик, Урыссуның 2нче мәктәбе бинасында урнашкан 2816нчы сайлау участогында тавыш бирүнең беренче сәгатендә үк сигез кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу хакта УЦРБ шәфкать туташы Лиана Грудинина хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары сәгать 7 дән 20 гә кадәр эшли. Үзәк район хастаханәсе стационарында дәваланучы сайлаучыларга урыннарда тавыш бирү хокукыннан файдалану мөмкинлеге бирелә: сайлау комиссиясе әгъзалары аларга урналар күтәреп киләләр. Ә сәбәпләре аркасында районнан читтә булганнар вакытыннан алда тавыш бирде. 2814 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Айнур Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, участок буенча вакытыннан алда өч кеше тавыш биргән.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/tema-dnya/glava-iutazinskogo-raiona-progolosoval-odnim-iz-pervyx