Иске Урыссу мәктәбендә хезмәт һәм патриотизм атналыгы тәмамланды, аның барышында урта һәм өлкән сыйныф укучылары мәктәп яны участогыннан мул уңыш җыеп алдылар.
Чара үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында узды.
Сыйныф җитәкчеләре һәм технология укытучылары белән бергә балалар бергәләп мәктәп бакчасына чыктылар. Бу эш алар өчен үз җирләрен ярату, хезмәтне һәм кече Ватанны хөрмәт итү өчен җанлы сабак булды.
Һәр сыйныф уртак эшкә үз өлешен кертте:
· Югары сыйныф укучылары бәрәңге – «икенче икмәк» уңышын җыйдылар.
· Урта сыйныф укучылары түтәлләрдән кыярлар, помидорлар һәм ташкабаклар җыйдылар, мәктәпне якын арада витаминнар белән тәэмин иттеләр.
Эш үзара ярдәм һәм шатлык атмосферасында үтте. Укучылар саф һавада уртак хезмәттән уңай хис-кичерешләр дә алдылар.
Үз кулларың белән үстерелгән уңыш – яшелчәләр генә түгел, ә хезмәт сөючәнлек, үз мәктәбеңне кайгырту һәм чын патриотизм символы ул.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/dobroe-delo/osennii-urozai-patriotov-sobrali-uceniki-staro-urussinskoi-skoly