«Эколучиклар» отряды чара оештырды, анда балалар кыш көне кошларга ярдәм итүнең мөһимлеген белеп кенә калмыйча, үз куллары белән аларга уңайлы җимлекләр дә ясадылар.
Хәзер мәктәп ишегалдында песнәкләр һәм чыпчыклар өчен тулы бер «кафе» ачылды! Һәр укучы бу игелекле эшкә үз өлешен кертә ала.